Хөрмәтле, дустым! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шат!!!

Үзем турында

          Мин, Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы  кызы,  Актаныш районы Иске Байсар авылында тудым.. Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Минзәлә педагогия училищесына китерде.   Өч ел буена үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдән белем алдым. Тәүге хезмәт юлымны 1991 елда балалар бакчасында тәрбияче булып башлап җибәрдем. Аннан башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем. Мине җылы итеп каршы алган, эшкә өйрәткән  укытучыларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Алабуга дәүләт  педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген  тәмамладым.Бүгенге көндә мин Байсар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  дәресләре укытам, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим.  Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. Төрле профессиональ  конкурсларда катнашам. Укучылар белән  әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам. Үз эшемне бик яратам, яңалыкка омтылам, милләтемә хезмәт итәргә тырышам.

 

Карта результативности
Нәтиҗәле эшчәнлек картасы.docx
Microsoft Word документ 32.3 KB

Без бәйгедә...

Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы

Яндекс.Погода