Хөрмәтле, дустым! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шат!!!
Изге әманәт.docx
Microsoft Word документ 23.7 KB
Горурлык.doc
Microsoft Word документ 35.5 KB

2009 нчы елның апрель аенда вафат булган газиз әбиемә багышлыйм.

***

Нигә язмыш кызгана алмый

Бер минутлык безнең гомерне?

Яшәү нигә ике кабатланмый,

Безгә бәхет тиеш түгелме?!

 

Язмыш җиле нигә ачы икән?

Ник аера якын кешедән?

Җирдә каты газап бармы икән

Туган җанны җиргә күмүдән?

 

Аяз көнне яшен суккан төсле,

Алып китә якты дөньядан.

Әбиләрдән мәхрүм итә безне,

Кайберләрен- газиз анадан.

 

Күз яшьләре күпме агызсак та,

Кайтарырга тырышып үткәнне.

Язмышларны инде каргасак та,

Беркем яшәтә алмый үлгәнне.

 

Синең язмыш чикле булган, әби,

Чикле булган сәгать укларың.

Күккә карап кемдер дәшә: “Әни!”

Бу- кызларың, батыр улларың.

 

Сабырлыгың өчен газиз кешем,

Рәхмәт. Рәхмәт җылы кулыңа.

Үзең кебек ак һәм чиста юллар

Алып керсен җәннәт юлына.      

Гыйлманова Алия

 

Истәлекләр очты һавага…

 

 

 

Эзләреңне юып китте яңгыр,

Сүзләреңне карлар каплады.

Эзләсәм дә инде ничә тапкыр,

Үткән мәхәббәтне тапмадым.

 

Сине миңа җәйләр бүләк итте,

Җәйләр алып китте үземнән.

Аккан сулар төсле сөю китте,

Яшь тамчысы төште күземнән.

 

Җәйләр төсле күзләреңдә синең

Күпме ялган сүзләр җыелган.

Минем өчен син бер генә идең...

Җәем үтте, хисем суынган.

 

Көзге көндә ялгыз учак яктым,

Тормышымнан сине юк иттем.

Сине онытырга мин көч таптым,

Учак сүндерергә яшем түктем.

 

Тик әле дә юлларыңнан эзләп,

Күңелеңне салма хафага.

Җәйне онытырга инде кирәк,

Истәлекләр очты һавага.

(Гыйлманова Алия)

 

 

Әтиләргә багышланган шигырьләр
Минем әти.docx
Microsoft Word документ 23.1 KB
Яз килде.docx
Microsoft Word документ 17.8 KB
Без кошларны яратабыз
Бу кошчык бик кечкенә.docx
Microsoft Word документ 12.6 KB

Без бәйгедә...

Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы

Яндекс.Погода